Россия рус телен өйрәнү өлкәсендә Кытай белән халыкара элемтәләрне ныгыта

2023 елның 20 мае, шимбә

Педагог һәм остаз елында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы дөньяда рус телен үстерү буенча зур эш башкара. Ведомство йөкләмәсе буенча Новосибирск дәүләт педагогика университеты (Университет) делегациясе Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәр кылды. Университет вәкилләре КХРның төрле төбәкләрендә югары һәм урта һөнәри белем бирүче уннан артык оешма, рус мәдәнияте һәм теле үзәкләрендә булды. Сәфәр барышында Россия делегациясе Кытай мәгариф оешмалары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен киңәйтте.

Кытай вуз-партнерлары делегацияләренең беренче җавап визитлары инде июньдә көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International