"Белем. Премия - 2023" мәгърифәтчелек бүләгенә гаризалар кабул итү 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бүләк 17 номинациядә тапшырыла, шуларның дүртесе Россиядә педагог һәм остаз елына багышланган. "Знание.Премия" бүләген гамәлгә куючы Россия "Знание" җәмгыяте. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
«Мәктәптә агарту эшчәнлеге өчен» номинациясендә бүләкләргә гаризаларны укытучылар, педагог-оештыручылар, психологлар, вожатыйлар, шулай ук мәктәп директорлары, тәрбия буенча киңәшчеләр, укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлар, китапханәчеләр, тематик секцияләр җитәкчеләре, мәктәпләрдә әйдәп баручы белем бирү һәм тәрбия эшләре алып баручы белгечләр бирергә мөмкин.
"Белем.Премия" бүләкләрен тапшыру тантанасы 2023 елның ахырында Мәскәүдә узачак.