Бу атнада Казанның 19 мең укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Бу атна дәвамында Татарстан башкаласының барлык мәктәпләрендә уку елы тәмамланачак. Соңгы кыңгырау исә  19 меңгә якын укучы  өчен яңгыраячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

166 мең бала укуларын тәмамлый. Бу атнада ук шәһәрнең барлык мәктәпләрендә  дә 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучы  19 мең укучы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак ", - диде Ризванов.

Докладчы сүзләренә караганда, барлык чыгарылыш укучыларын йомгаклау имтиханнары көтә.

“БДИ (ЕГЭ)ның 25 пункты, БДИ ( ОГЭ) ның 53 пункты, шулай ук дәүләт чыгарылыш имтиханнарын уздыруның тугыз пункты әзерләнде. Моннан тыш, 82 пункт өйдә оештырылган. Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәргәндә процедураның объективлыгына һәм процесста катнашучыларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә», - дип ассызыклады  ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International