Агымдагы атнада Казан мәктәпләренең 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен беренче имтиханнар узачак. Балаларга үз белемнәрен физикада, тарихта, биологиядә һәм башка фәннәрдә күрсәтергә кирәк булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
"Беренче имтиханнар бу атнада ук узачак. 24 майда тугызынчы сыйныф укучылары физика, тарих һәм биология буенча имтиханнар язачаклар. 26 майда 11 сыйныфлар география, әдәбият һәм химия буенча", - диде ул.
Соңгы имтиханны 11 сыйныф укучылары 20 июньдә, ә 9 сыйныф укучылары 17 июньдә язачаклар. Имтиханга нигезле сәбәп аркасында килә алмаган кешеләр өчен резерв көннәр каралган.
"9 нчы сыйныфларга аттестат алу өчен дүрт имтихан тапшырырга кирәк: ике мәҗбүри (рус теле һәм математика) һәм сайлау буенча ике имтихан. 11 нче сыйныфны тәмамлау турында аттестат алу өчен, чыгарылыш сыйныф укучыларына рус телен һәм база яки профильле дәрәҗәдәге математиканы тапшырырга кирәк ", - дип аңлатты Ирек Ризванов.