2023 елда Татарстан башкаласында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда 10 меңнән артык педагог эшли. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
Имтиханнар үткәрү мәйданчыкларын әзерләгәндә куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, дип ассызыклады ул.
"Барлык пунктлар да Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының кинология хезмәтләре һәм дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары тарафыннан карала. Имтиханнар штат режимында узсын өчен кирәкле техник чаралар үткәрелә. Дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыруда 10 меңнән артык педагог эшли», - дип аңлатты Ризванов.
Аның сүзләренә караганда, оештыручылар кирәкле укулар узган.