Россиянең барлык югары уку йортларында югары белем бирүнең яңа системасы буенча укулар 2025 елдан башланачак. Бу хакта фән һәм югары белем министры Валерий Фальков ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, алты югары уку йорты яңа системага быел ук күчә башлаячак.
Министр билгеләп үткәнчә, югары уку йортларына керү процедурасы үзгәрмәячәк диярлек.
- Сүз яңа программалар һәм яңа стандартлар турында гына бара, әмма мәктәпне тәмамлаучылар өчен кабул итү процедурасы үзгәрми диярлек. Бу БДИга дә, ташламаларга да, өстенлекләргә дә кагылмаячак, - дип ассызыклады Фальков.