Фәнни оешмалар белгечләрне югары уку йортлары белән бертигез әзерли алачак

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Фәнни оешмаларга хәзер студентларны университетлар һәм институтлар белән бертигез дәрәҗәдә специалитет программалары буенча өйрәтергә мөмкин. Тиешле карарны хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин имзалады.Әмма моның өчен фәнни оешмалар магистратура, аспирантура яки ординатура программаларын гамәлгә ашыра белергә тиеш.

Шул рәвешле, алар илнең икътисадын технологик үстерү һәм модернизацияләү өчен специалитет программалары буенча югары квалификацияле белгечләрне өйрәтә алачак, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International