Түбән Кама Президент ярышларының төбәк этабы финалын кабул итте

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

17 майдан 19 майга кадәр Түбән Кама районында «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы узды.

Ярышларда Азнакай, Алексеевск, Әлки, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тукай, Теләче, Чистай районнарыннан һәм Чаллыдан  барлыгы 18 шәһәр һәм авыл сыйныф-командалары катнашты. Ярышларда катнашучыларның гомуми саны - 156 кеше.

Ярышта катнашучылар: 5 сыйныф, шәһәр сыйныф-командасы - 12 кеше (6 малай  һәм 6 кыз), авыл сыйныф-командасы - 6 кеше (3 малай  һәм 3 кыз). Җиңүчеләр республиканы Бөтенроссия ярышлары финалында тәкъдим итәчәк,ул  сентябрьдә Краснодар краеның  Туапсе районы  «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге базасында узачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International