25 майда Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-парк» ишегалдында башлангыч сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамлану уңаеннан «Ура, каникуллар!» бәйрәме узачак. Бу хакта ТР саннар министрлыгы хәбәр итә.
Бәйрәмдә Казан циркы артистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук "ШАЯН ТВ" дан бүләкләр уйнату, сабын куыгы һәм матур крио-шоу тамашасы үткәрү планлаштырыла.
Бәйрәм 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Спартаковская урамы , 2йорт адресы буенча узачак. Керү ирекле.