Казанда Россия Фәннәр академиясе академигы А.И. Леонтьев җитәкчелегендә яшь галимнәр һәм белгечләрнең мәктәп-семинары узачак

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Семинар академик В.Е. Алемасовның 100 еллыгына багышлана. 23 майдан 26 майга кадәр Казанда РФА академигы А.И. Леонтьев җитәкчелегендә академик Вячеслав Евгеньевич Алемасовның 100 еллыгына багышланган яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең XXXIV мәктәп-семинары узачак. «Энергетика җайланмаларында газ динамикасы һәм җылылык массаалмашу проблемалары» мәктәп-семинар тематикасы җылылык-техник җиһазларны модернизацияләү һәм проектлаганда фундаменталь проблемаларны һәм гамәли аспектларны өйрәнү өлкәсендәге заманча таләпләргә җавап бирә.

Яшь галимнәр һәм белгечләр өчен зур фәнни чара үткәрү Казанның һәм Татарстанның абруен иң мөһим өстенлекле юнәлешләрнең берсе буенча алдынгы фәнни тикшеренүләр үзәге сыйфатында күтәрүгә ярдәм итәчәк, шулай ук фәнни белемнәрне популярлаштыруга китерәчәк. Яшьләр мәктәбе-семинар үткәрү яңа фәнни элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк һәм актив фәнни яшьләрне Татарстанга җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International