«Безопасность и риски в энергетике» яшь галимнәр мәктәбе

2023 елның 23 мае, сишәмбе

23-24 майда РФА Атом энергетикасын имин үстерү проблемалары институты базасында «Безопасность и риски в энергетике» XXII яшь галимнәр мәктәбе узачак. Чарада  үзең дә , онлайн да катнашырга мөмкин.Конференциягә теркәлү өчен school2023@ibrae.ac.ru электрон почтасы адресына түбәндәге мәгълүматларны җибәрергә кирәк: катнашучының  фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм оешма исеме. Трансляциягә сылтама буенча кушылырга мөмкин.   Тыңлаучыларны атом энергетикасы, квант технологияләре, атом-төш һәм радиация куркынычсызлыгы өлкәсендәге тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, энергетика үсешенең экологик, икътисадый һәм социаль аспектлары буенча лекцияләр көтә.

Конференциянең тулы программасы сылтама буенча мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International