Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, имтиханнарны кирәкле балларга тапшыручыларга бюджет урыннары җитәчәк, дип ышандыра. Аларның саны хәтта ташламаларны исәпкә алып та җитәрлек булачак.
"Мин барысын да тынычландыра һәм бюджет урыннары барысына да җитә дип гарантияли алам. Бюджет урыннары моңарчы күрелмәгән санда - 626 мең", - дип сөйләде ул "Мәскәү. Кремль. Путин" тапшыруында.
Фальков билгеләп үткәнчә, СВО да катнашучыларга һәм аларның балаларына бирелә торган ташламалар объектив һәм лаеклы. Узган ел нәтиҗәләре буенча мондый өстенлектән 2 меңгә якын кеше файдаланды.