2023 елда алтын медаль алуга дәгъва кылучылар - 132 унберенче сыйныф укучысы. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин әйтте. Укуда һәм төрле конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны хөрмәтләү тантанасы 27 майда 14.00 сәгатьтә Нефть химиясе паркында үткәрү күздә тотыла. “Сәләтле балалар фестиваленә килергә теләүчеләрне чакырабыз”, - дип анонслады Гарифуллин.
Быел Түбән Кама мәктәпләрен 897 унберенче сыйныф укучысы тәмамлаган, бу узган ел белән чагыштырганда 170 кешегә кимрәк. Имтиханнар үткәрү процедурасында үзгәрешләр юк.