Быел 11 сыйныфны тәмамлаган 777 укучы алтын медальгә дәгъва кыла

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

Аның  сүзләренә караганда, статистика күрсәткәнчә, Татарстан башкаласының һәр унынчы чыгарылыш сыйныф укучысы - медалист.

"Бу безнең шәһәрдә югары дәрәҗәдәге белем күрсәткече. Бүгенге көндә иң яхшы аттестатка 11 сыйныфны тәмамлаган 777 укучы һәм 838 тугызынчы сыйныф укучысы дәгъва кыла ", - дип билгеләп үтте Ризванов. Ул 11 нче сыйныф тәмамланганнан соң медаль алу өчен, чыгарылыш сыйныф укучысына мәҗбүри предметлар буенча кимендә 70 балл алырга, шулай ук БДИ фәннәре буенча минималь бусаганы җиңәргә кирәк, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International