Казанның чыгарылыш укучылары арасында информатика һәм җәмгыять белеме популяр булган

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Казан чыгарылыш укучыларының күбесе 2023 елда имтихан тапшыру өчен  информаика һәм җәмгыять белемен сайлаганнар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

"Ел саен төп дәүләт йомгаклау имтиханын тапшыру өчен иң популяр дисциплиналар булып информатика, җәмгыять белеме, география тора. 11 сыйныфларда бу профильле математика, җәмгыять белеме һәм информатика. Гомумән алганда, быел предметларны сайлау узган елгы белән охшаш ", - дип уртаклашты Ризванов. Имтиханның башка яңалыкларыннан, Ризванов сүзләренчә,  информатика буенча аттестация форматындагы үзгәрешләр. Узган елда әлеге предмет буенча БДИ компьютерларда гына үткәрелде, быел мондый режим тугыз сыйныф укучыларына да кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International