Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары мәктәп яны лагерьларында бушлай ял итә алачак

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.

"29 майдан 27 июньгә кадәр шәһәрнең 146 мәктәбендә  мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Аларда 15 меңгә якын бала катнашыр дип планлаштырыла. Юлламаның бәясе 21 көн өчен  4950 сум тәшкил итә, ата-аналар шуның  742 сумын  түли. Сумманың калган өлеше республика бюджетыннан түләнә, - дип аңлатты нотыкчы.

Ризванов сүзләренә караганда, шәһәр мәгариф идарәсенең аерым контролендә мобилизацияләнгән казанлыларның  балалары ның җәйге ялы белән бәйле вәзгыять тора. "Без мәктәп яны лагерьларында хәрби хезмәткәрләр балалары өчен ташламалы урыннар бүлеп бирү мәсьәләсен карадык. Алар өчен ул бушлай булачак. Бу хокуктан файдалану өчен ата-аналарга мәгариф учреждениесе администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк ", - диде Ирек Ризванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International