Яшь уйлап табучылар «Код для всех» программасының түләүле стажировкаларында катнаша ала

2023 елның 23 мае, сишәмбе

2023 елның җәендә "Яндекс", "Киләчәк мәгарифе", Axiom JDK, CyberOK, Robbo конкурс нигезендә иң яхшы мәктәп укучыларын, студентларны һәм яшь уйлап табучыларны үзләренең open source проектларына түләүле стажировкаларга сайлаячаклар. Гаризалар 10 июньгә кадәр кабул ителәчәк.

Программада катнашу өчен бер яки берничә кызыклы проект сайларга, анкета тутырырга, үз казанышларыңны күрсәтергә һәм инде булган материалларга сылтамаларны (булган очракта) беркетергә кирәк. 1 июльгә кадәр компанияләрнең менторлары иң яхшыларын сайлап алачак һәм аларны стажировкага чакырачак. 2023 елның июленнән сентябренә кадәр стажерлар остазлар җитәкчелегендә булган проектларга код язачак һәм стажировканың бөтен чорында стипендия яки 120 000 сумга кадәрбүләк алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International