Бүген, 23 майда, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин видеоконференц-элемтә режимында мәгариф системасын үстерүнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча оператив республика киңәшмәсе үткәрде. Анда мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләре катнашты. 2023 елның дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре турында, министр урынбасары , мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов сөйләде. Ул үз чыгышында имтихан уздыру, куркынычсызлыкны оештыру путктының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен “Сетевая компания” һәм “Ростелеком” белән ведомствоара хезмәттәшлеккә игътибарны юнәлтте. Киңәшмәгә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин йомгак ясады. «Без зур әзерлек эшләре уздырдык. Имтиханнар үткәрү өчен барлык пунктлар да әзер, барлык оештыручылар һәм күзәтүчеләр тиешле укулар үттеләр. Бездә имтиханнар объектив һәм югары оештыру дәрәҗәсендә узсын өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде ул.