Татарстанда мәктәп укучылары өчен сәнәгать туризмы проектын тормышка ашырдылар

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Быел март һәм апрель айларында 18 экскурсия булды, аларда 480 дән артык укучы катнашты.

Сәнәгать туризмы юлы белән яшүсмерләрне профориентацияләү инициативасы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Рампа» балалар һәм яшүсмерләрне үстерү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.

Мәктәп укучылары шул исәптән Казан вертолет заводында, «Казаноргсинтез»да, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының «Туполев» ГАҖ филиалында, А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында, Казан моторлар төзү берләшмәсендә, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖендә һәм Казан казна дары заводында булдылар. Экскурсия барышында укучылар төрле һөнәрләр белән таныштылар, республика сәнәгать лидерлары булган предприятиеләрдә эш  процессларының ничек оештырылуын белделәр, белгечләр белән аралаштылар.

 Моның концепциясе укучыларны үз эшенең профессионаллары белән турыдан-туры очрашулар һәм реаль производство белән танышу аша профориентациядән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International