Бу хакта "Россия 1" телеканалы эфирында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков сөйләде.
"Проект өч елга исәпләнгән. 2023-2024 еллар төп еллар булачак. 2026 елда ул тәмамлана. Минем уйлавымча, массакүләм күчеш - ул 2025 ел ", - дип уртаклашты министр.
Исегезгә төшерәбез, моның алдыннан - 2023-2024 елларда - Россия Президенты Владимир Путин указы буенча югары белем дәрәҗәләрен үзгәртү буенча пилот проекты старт ала. Ул берничә Мәскәү һәм төбәк югары уку йортларында гамәлгә ашырылачак.