Җәен Татарстаннан мәктәп укучылары “Галактика балалары” фестиваленә җыелачак

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Татарстан укучылары өчен хәрби-патриотик сменалар оештырылачак, махсус палаткалы лагерь-иярченнәр ачылачак, "Галактика балалары" фестивале һәм "Сәләт" форумы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Татарстанда балалар һәм яшьләргә хәрби-спорт әзерлеген үстерү һәм патриотик тәрбия үзәге май аенда федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында ачылды. Җәен мәктәп укучылары өчен биредә өч хәрби-патриотик смена оештырылачак.

Балалар өчен республиканың сигез районында - Апас, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Түбән Кама, Азнакай, Чистай һәм Биектау районнарында хәрби-патриотик палатка лагерьлары эшләячәк.

Моннан тыш, быел профилактик хисапта торучы балалар өчен традицион сменалар оештырылачак, алар “Галактика балалары” исеме астында узачак. 42 районнан 890 бала палата лагерьларында ял итәчәк һәм 200 бала августта узачак “Галактика балалары” җиденче республика палатка лагерьлары фестивалендә катнашачак. Аны үткәрү урыны хәзер билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International