35 нче номерлы Түбән Кама лицеенда «ХимикУм» өченче интеллектуаль-танып белү уены булды. Анда 22 мәктәп укучылары һәм студентлар командасы катнашты. Проект "Яхшы эшләр формуласы" СИБУРның социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә оештырылган. Аның максаты - балаларның химиягә кызыксынуын һәм мавыгуын арттыру һәм аларның бу предмет буенча белем дәрәҗәсен күтәрү.
“Укучылар әлеге конкурска әзерләнгәндә химиягш күбрәк тартылалар һәм әлеге юнәлешнеңүзләренә кызыклы икәнлеген аңлыйлар. Конкурска әзерлек барышында алынган белемнәр киләчәктә төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда, шул исәптән бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда катнашу өчен ярдәм итәчәк.
"ХимикУм"ның интеллектуаль уены елдан-ел мәктәп укучылары һәм студентлар арасында популярлаша бара. Оештыручыларның планнары төбәк дәрәҗәсенә чыгу, 2024 елда чит ил катнашучылары да гаризалар бирә алачак.