«Иң мөһиме - куркынычсызлыкны тәэмин итү»: җәй көне Татарстанның мәктәп укучылары кайсы лагерьларда ял итәчәк

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Җәй көне Татарстанда  балалар өчен 1,5 меңнән артык мәктәп яны, шәһәр яны, палаткалы лагерьлар һәм шифаханәләр ишекләрен ачачак. Укучыларны хәрби-патриотик һәм тел сменалары, Кара диңгез яр буенда ял, учак янында җырлар һәм онытылмас тәэсирләр көтә. Җәйге ялны оештыру турында Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта сүз барды.

Якынча 168 мең Татарстан баласы каникул вакытында 2023 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә үткәрәчәк, диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Татарстаннан 900 дән артык бала каникул вакытында профильле хәрби-спорт сменаларында катнашачак. "Беренчеләр хәрәкәте" 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 600 укучы өчен биш профильле смена оештыра. Көн саен җәйге лагерьлар эшен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International