1 июньдә ике мәҗбүри имтиханның берсе - төп дәрәҗәдәге математика буенча БДИ узачак.
Бу имтиханны чыгарылыш укучыларының 55 проценты тапшырачак, ул 350 меңнән артык укучы дигән сүз.
Математика буенча БДИ нәтиҗәләре 16 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.
База буенча "биш" балл алган булса, профильдә ничә балл җыярга мөмкин булыр иде?
Иван Ященко сүзләренә караганда, "әгәр сез база имтиханында барлык мәсьәләләрне ышанычлы хәл итәсез икән, профильле программада 60 баллны тыныч кына җыярсыз". Ассызыклыйк, "барлык мәсьәләләр", димәк, 21 мәсҗәлә, ә 17 яки 18 түгел.
Базаны профильгә алыштырырга мөмкинме? Киләсе 2023/24 уку елыннан мөмкин булачак.
Быел база математикасы буенча БДИ бирергә мөмкинме? Әйе.