26 нчы майда Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башлана

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Россия мәктәпләре  стартта: җомга көнне, 26 майда, 700 меңнән артык кеше БДИ тапшыра башлый. Аларның күбесе - быел тәмамлаучылар. Имтихан алдыннан иң актуаль сорауларга Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев һәм ведомство белгечләре җавап бирде.

Сайлап алу буенча иң популяр предмет  традицион рәвештә җәмгыять белеме. Бу юлы аны чыгарылыш укучыларының 46 проценты диярлек тапшыра. Ә икенче урында информатика , былтыргы кебек ук ул физиканы гына түгел, биологияне дә узып! Югары уку йортларында IT-юнәлешләрнең популярлыгы  билгеле: булачак  айтишниклар быелгы  БДИда 20 проценттан артык. Өченче урында биология, дүртенче урында - тарих һәм топ-5 не  физика йомгаклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International