Лениногорскида балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында кулинар осталык конкурсы узды

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

24 майда Лениногорск балалар йорты базасында « Кулинарное мастерство » конкурсының «Кулинарный карвинг» юнәлеше буенча, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасында республика сайлап алу этабы узды.

Чара Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Татнефть» ГАҖ, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.И. Шәфигуллин ярдәме белән оештырылды. Конкурста республиканың балалар йортларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар   яшелчә һәм җиләк-җимешләрне бизәкләп кисү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

1 урынны - Лениногорск балалар йорты тәрбияләнүчесе Карина Ф., 2 урынны шулай ук, Лениногорск балалар йорты тәрбияләнүчесе Юля Б. 3 урынны Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Юлия В. алды.

Барлык катнашучылар да министрлыкның грамоталары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International