Сәфәр "Гаилә тарихы аша ил тарихы" республика фәнни конференциясе җиңүчеләре өчен оештырылды, ул бу елның апрелендә Яшел Үзәннең 1нче лицеенда узды.
Ул вакытта, сәламләү сүзендә депутат Татьяна Ларионова конференциядә булачак җиңүчеләрне Дәүләт Думасына килергә чакырган иде. Инициативаны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хуплады, яшьләрнең Мәскәүгә баруына барлык чыгымнарны үз өстенә алды.
Югары Ослан районының Яр буе Морквашы, Яшел Үзән райҗнының Әйшә, Кызыл Яр мәктәпләре укучылары 22 майдан 24 майга кадәр Мәскәүдә булдылар. Дәүләт Думасында булдылар һәм шәһәр буйлап кызыклы экскурсиядә йөрделәр.