Белгечлек (специалитет)программалары буенча укытырга хокуклы фәнни оешмалар исемлеген төзү кагыйдәләре билгеләнде

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Исемлеккә кертү өчен , фәнни оешмаларга 22 майдан 1 июньгә кадәр,  кирәкле документларны туплап,  Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына гариза бирергә кирәк булачак.

Алга таба Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы документлар комплектларын карый, фәнни оешмаларның билгеләнгән критерийларга туры килүе/туры килмәве турында карар кабул итә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә аларны исемлеккә кертү турында тәкъдимнәр кертә.

 Фәнни оешмаларга белем бирү эшчәнлеген специалитет программалары буенча алып бару мөмкинлеге безнең илнең фәнни-технологик үсеше өчен кирәкле югары квалификацияле кадрлар әзерләүне башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International