Барыннан да элек, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законда хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия булган студентларның дәүләт социаль стипендиясен алуга хокукы каралган. Сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы бирелгәндә бюджет нигезендә укучы көндезге формада укучы студентларга акча түләнә. Стипендия уку ахырына кадәр бирелә.
СВОда катнашкан хәрби хезмәткәрләр ветеран таныклыгын махсус операциядә катнаша башлаган вакыттан алып та, аннары теләсә кайсы вакытта да рәсмиләштерергә мөмкин.
Шулай ук югары уку йортларына махсус операциядә катнашучы статусына ия студентлар һәм СВОда катнашучы студентларга түбәндәге ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителде: матди ярдәм күрсәтү, укыту бәясен киметү, түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турындагы шартнамә буенча кичектереп түләү, тулай торактан урын белән тәэмин итү.