Төзүчеләргә җәен мәктәп бинасының нигезен ныгытырга, түбәсен, керү урыннанын һәм пандусларны төзекләндерергә, электр монтажы эшләрен башкарырга туры киләчәк. Димәк, балалар яңартылган физика, химия, биология, информатика һәм спорт залында шөгыльләнәчәк.
Көн саен объектта 30га якын эшче эшли. Бу елның өченче кварталында капремонтны тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.