Экспертлар мәгарифтә цифрлы трансформация проблемалары һәм мәсьәләләре турында сөйләделәр

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Kazan Digital Week - 2023 Халыкара форумына әзерлек кысаларында «Мәгарифтә санлы технологияләр» юнәлеше буенча вебинар булды.

Цифрлы технологияләрсез бүген заманча мәктәпне, техникумны яки югары уку йортын күз алдына китереп булмый, алар сыйфатлы белем бирә ала. Әмма шуны аңларга кирәк, цифрлы белем бирү мохите - ул традицион белем бирү системасын хупларга һәм тулыландырырга тиешле корал.

Мәгарифтә бүген гамәлгә ашырыла торган барлык ИТ-проектлар белем бирү оешмаларының цифрлы тигезсезлеген юкка чыгарырга, верификацияләнгән цифрлы белем бирү контентыннан файдалана алырга һәм иң мөһиме,  аның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш.

Вебинарның язмасы белән  түбәндәге адрес буенча танышырга була:  https://vk.com/video-195760431_456239184.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International