Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп программасын үзләштерүдә уңышларга ирешкән укучылар өчен көмеш медальләрне кайтару турында карар кабул итте. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия сегодня» Халыкара мультимедия үзәгендә узган киңәшмәдә әйтте.