Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар кабат һөнәри белем ала һәм яңа һөнәр үзләштерә алачак. Тиешле закон проекты Федерация Советы тарафыннан 2023 елның 24 маенда хупланды.
Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Денис Грибов Россия Хөкүмәтенең рәсми вәкиле итеп билгеләнә. Ул Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән «ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» гы закон проекты Дәүләт Думасында өченче укылышта кабул ителүен хәбәр итте. Федерация советында фикер алышу барышында сенаторлардан сораулар тумады, закон проекты хупланды.