Сергей Кравцов, яңа уку елында “ Мөһим сөйләшүләр”нең темасын атады

2023 елның 26 мае, җомга

Яңа уку елында “Мөһим сөйләшүләр " дәресләре Россия Федерациясенең Дәүләт гербына, Мосфильмның 100 еллыгына, Ленинград блокадасын өзелүгә, шулай ук Александр Пушкин, Дмитрий Менделеев, Федор Ушаков, Модест Мусоргскийга багышланачак. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия сегодня» мультимедия үзәгендә «Мәгарифнең суверен системасы: уку елы нәтиҗәләре»матбугат конференциясендә белдерде.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, Белгородтан килгән укучының соравына җавап биреп, яңа уку елында «Мөһим  сөйләшүләр» дәресләренең темалары тарихи вакыйгаларны һәм түгәрәк даталарны чагылдырачак, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International