Мәктәпләрдә федераль төп белем бирү программаларының (ФООП) гамәлгә керүе ике ел дәвамында башкарылырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия сегодня» Халыкара мультимедиа үзәгендә узган «Белем бирүнең суверен системасы: уку елы нәтиҗәләре» матбугат конференциясендә белдерде.
Сергей Кравцов әйтүенчә, 1 сентябрьдән алты фән буенча ФООП гамәлгә ашырыла башлаячак: география, ОБЖ, рус теле, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме. Мәгариф министрлыгы Федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңартты, аларда һәр фән буенча белем бирүнең конкрет эчтәлеге барлыкка килде, балаларның рухи, патриотик, шәхси үсеше өлешендә төгәл ориентирлар, нәтиҗәләр билгеләнде.
Моннан тыш, бердәм федераль белем бирү программалары расланды, бердәм дәреслекләр булдыру өстендә эш алып барыла, укытучылар әзерләүгә бердәм алымнар кулланыла, "Минем мәктәп" ФИС бердәм мәгълүмат системасы эшләнде һәм барлык мәктәпләргә кертелде.
Мәгариф министры сүзләренә караганда, хәзерге федераль уку планнарында рус телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә бирелә торган сәгатьләр саны шактый арткан. Федераль төп белем бирү программаларына совет чоры әдәбиятының әһәмиятле әсәрләре кертелде.
Россия Мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева ассызыклаганча, федераль төп белем бирү программалары һәр мәктәп предметы буенча эшләнәчәк.