Алты яшьлек Мирсәид Роскосмоста булды һәм "Союз-2.1а" ракетасын эшләтеп җибәрүне күрде . 2023 ел алдыннан "Елка желаний" акциясе кысаларында ул үзенең хыялын - "Байконур" космодромында буласы килү теләге турында язган.
Мирсәиднең хыялы Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин ярдәмендә тормышка ашты, аңа малай "Елка желаний" хәйрия акциясе кысаларында хат язган иде.
"Мин, әлбәттә, мондый хыялга гаҗәпләндем һәм сокландым. Мирсәид космос белән мавыгуын, китаплар укуын сөйләде. Шуңа күрә мин үземнән торган бар нәрсәне эшләдем һәм Роскосмос җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем. Дәүләт корпорациясе генераль директоры Юрий Борисов безнең үтенечкә уңай җавап бирде һәм менә инде Мирсәид Байконурда. Минемчә, мондый мөһим гамәлләр белән без барыннан да элек балалар мәнфәгатьләрен хуплыйбыз һәм әгәр укысаң, тырышсаң һәм үз максатыңа омтылсаң, һичшиксез килеп чыгачагын исбатлыйбыз ", - дип аңлатты Максим Топилин.