«Глаголица» премиясе ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе тарафыннан танылуга лаек булды

2023 елның 26 мае, җомга

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссияләре "Глаголица" Халыкара бәйсез әдәби премиясе эгидасын тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров адресына язылган рәсми хатында комиссиянең җаваплы сәркатибе Татьяна Довгаленко хәбәр итте. Быел «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясенә 10 ел тула. Бу вакыт эчендә анда бөтен дөньядан 8,5 меңнән артык бала катнашты (катнашучыларның географиясе: 29 ил, 76 регион, Татарстанның 45 шәһәре һәм районы), финалистлар эшләре  тупланган  9 альманах дөнья күрде. Премия язучылар  даирәсендә абруй һәм хөрмәт яулады, ел саен ул күп кенә яшь авторларның хыялларын тормышка ашыра - аларның эшләре федераль һәм төбәк басмаларында бастырыла, балалар телевидениедә чыгыш ясый, финалистлар әсәрләре мотивлары буенча театраль зарисовкалар куела.

Конкурс эшләрен кабул итү башланды . Конкурска теркәлергә һәм үз эшеңне  2023 елның 11 сентябренә кадәр https://www.glagolitsa-rt.ru сайтта җибәрергә мөмкин.

Номинацияләр:

Шигърият (10 -13 яшь/14-17 яшь)

Проза (10-13 яшь/14-17 яшь)

Эссеистика (14-17 яшь)

Инглиз теленнән рус теленә тәрҗемәләр (14-17 яшь)

Форматсыз комикслар, пьесалар, сценарийлар, фанфиклар (14-17 яшь)

Татар телендә проза (10-13 яшь/14-17 яшь)

Татар телендә шигърият (10 -13 яшь/14-17 яшь)

Конкурсның финалы (әдәби смена) Казанда 2023 елның 16-21 ноябрендә «Адымнар»өстәмә белем бирү үзәгенең шәһәр читендәге мәйданчыгында узачак.   Конкурста катнашу бушлай.

«Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премиясен гамәлгә куючы һәм оештыручы  «Счастливые истории» хәйрия фонды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International