29 май көнне рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы уздырыла. Рус теле урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан булып санала. Рус теле буенча минималь балл 24. "Укуда аерым уңышлар өчен" медален раслау өчен, чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле һәм профильле дәрәҗәдәге математика буенча кимендә 70 балл җыярга (база дәрәҗәсендәге математика буенча "5"ле билгесен н алырга), шулай ук урта гомуми белем курсы өчен барлык йомгаклау нәтиҗәләре "бишле"лек һәм сайлау буенчабарлык фәннәрдән дә БДИны уңай нәтиҗәләре булырга тиеш.
Рус теленнән имтиханны 29 майда 15062 укучы тапшырачак, шул исәптән 207 се - мөмкинлекләре чикләнгән укучылар.
Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләрен чыгарылыш сыйныф укучылары үз мәктәпләрендә 16 июньдә белә алачак,ә барлык БДИ катнашучылары - Рособрнадзорның рәсми сайтында "Дәүләт йомгаклау атестациясе" бүлегендә https://checkege.rustest.ru/.