Бүген тугызынчы сыйныф укучылары туган тел буенча БДИ (ОГЭ) тапшырдылар

2023 елның 26 мае, җомга

26 майда Татарстанның 9  сыйныф  укучылары өчен туган тел буенча төп дәүләт имтиханы булды. 2362 кеше татар теле биремнәрен үтәде, 99 ы - чуваш, 29 ы - удмурт, 12 се мари телләрен сайлады.

Республикада туган тел буенча имтиханнарны зур колач белән Аксубай, Әгерҗе, Азнакай, Кукмара, Питрәч, Сарман районнарында, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләрендә узды.

Бүген шулай ук 11 сыйныф укучылары өчен  дә туган (татар) теле буенча бердәм республика имтиханы үткәрелде, анда 8 кеше катнашты.

Агымдагы уку елында  татар теле буенча БДИны Татарстан Республикасының Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Нурлат муниципаль районнары һәм Казан шәһәренең Совет, Яңа Савин районнарының   мәктәпне  тәмамлаучылар сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International