Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Мәгариф буенча комитетында мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды, анда 2030 елга кадәр мәктәпкәчә белем бирүне үстерү концепциясе проекты тәкъдим ителде.
Документта 2030 елга кадәрге чорда Россиядә мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең максатлары, бурычлары һәм өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. 2030 елга мәктәпкәчә белем бирүне үстерү максаты сыйфатында Россиянең бердәм белем бирү киңлеге контекстында балаларның төрле яклап үсүенә һәм эмоциональ иминлегенә юнәлдерелгән сыйфатлы мәктәпкәчә белем алу өчен шартлар тудыру күрсәтелгән.
2030 елга мәктәпкәчә белем бирүне үстерү максаты сыйфатында Россиянең бердәм белем бирү киңлеге контекстында балаларның төрле яклап үсүенә һәм эмоциональ иминлегенә юнәлдерелгән сыйфатлы мәктәпкәчә белем алу өчен шартлар тудыру күрсәтелгән.
Мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерү бурычлары арасында - бердәм ачык белем бирү киңлеген булдыру; барлык дәрәҗәләрдә идарә системасын оптимальләштерү; сигез яшькә кадәрге балалар өчен мөмкин булган сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү; балаларның физик, психик сәламәтлеген, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ иминлеген саклау һәм ныгыту өчен имин белем бирү мохите булдыру; куркынычсыз цифрлы белем бирү мохите элементларын эшләү һәм кертү.
Якын арада проектны эшләп бетерергә һәм аның буенча җәмәгатьчелек фикер алышуын үткәрергә планлаштырыла.