2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, Татарстанда - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип. “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесе кысаларында финалда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүче 25 балалар бакчасы катнашты.
Эксперт комиссиясе әлеге конкурста катнашкан балалар бакчалары коллективларының эшенә югары бәя бирде. Татарстан җитәкчелеге конкурсның икенче этабында катнашучы барлык финалистларны бүләкләү турында карар кабул итте. 25 балалар бакчасы 500 мең сум грант алачак.
Катнашучыларны бүләкләү Мамадыш районында узачак.