Минзәләдә «Абилимпикс» конкурсының республика этабы узды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

27 майда Минзәләнең  ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбе базасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узды. 4 компетенция буенча - «Сыроварение», «Мыловарение», «Адаптивная физическая культура», «Слесарное дело» ярышларында  3 категория буенча,  44 катнашучы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр: «Мәктәп укучылары», «Студентлар», «Белгечләр» төрле уку йортларыннан һәм республика оешмаларыннан. Аларның эшләрен бәйсез экспертлар бәяләде.

«Абилимпикс» чемпионатын ачу тантанасында катнашучыларны Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов М.Р. сәламләде һәм аларга ярышларда уңышлар теләде. Котлау сүзләре белән хөрмәтле кунаклар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Алексеева Т.Г., һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең «Абилимпикс» үсеш юнәлеше җитәкчесе Сидоренко А.В., шулай ук администрация вәкилләре, Минзәлә шәһәре оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецов һәм Минзәлә интернат-мәктәбе балалары үз чыгышлары белән бәйрәм мөхитен тулыландырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International