Ярышларда Азнакай, Алексеевск, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Теләче, Тукай, Саба, Ютазы районнарыннан 12 команда, шулай ук Казан һәм Чаллыдан килгән балалар катнашты. Ярышларда барлыгы 144 кеше катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында физик тәрбияне оештыру-методик тәэмин итү федераль үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Сергей Таиров, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, җиңел атлетка буенча Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина катнаштылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урында Зәйнең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе,
2 урында - Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе,
3 урында - Азнакай шәһәренең инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Ярышларда җиңүчеләр республиканы Бөтенроссия финалында тәкъдим итәчәк, ул сентябрьдә Анапада «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге базасында узачак.