20 июньнән 29 июньгә кадәр Казан мәгариф идарәсе ярдәмендә "Вдохновители" хәрәкәтенең "Смена Вдохновения" дип аталган беренче импакт-сменасы узачак. Смена кысаларында 14-17 яшьлек яшүсмерләр үзләренең көчле якларын билгели, хыял таба һәм тәҗрибәле эшмәкәр- остазлар ярдәмендә үз импакт-бизнесын төзи алачак.
Анда Татарстаннан 80 укучы катнаша алачак. Моның өчен 2 июньгә кадәр «Вконтакте»дагы кушымта аша гариза бирергә һәм иҗади бирем үтәргә кирәк.