Казан төзелеш көллиятеннән Ильвира Гаманова елның иң яхшы остасы булды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Бүген, 29 май көнне, Казанда, В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында "Ел остасы" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм «Ел остасы» Бөтенроссия конкурсы флагын тапшыру эстафетасы узды. Флаг тапшыру эстафетасы февраль ахырында Адыгея Республикасында старт алган иде. Флагны  26 майда  Татарстан Республикасына  Саратов тапшырды.      Ел остасы Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, “Ел остасы” Бөтенроссия конкурсының республика этабы 1 апрельдән 25 майга кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомумроссия мәгариф берлегенең Татарстан республика оешмасы ярдәмендә ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә үткәрелде.

 Казан төзелеш көллиятенең икътисад фәннәре укытучысы Ильвира Гаманова абсолют җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International