Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында максатчан юнәлештә укучы студентлар белән очрашуда булды.
Бүген алар 56 студент, шулардан 32 студент югары белем ала (алар өчен өлешчә республика бюджеты түли, өлешчә федераль квота) һәм 24 студент урта һөнәри белем ала. Аларны укыту өчен түләүне шәһәр бюджеты үз өстенә алды. Студентларның күбесе уку программасын уңышлы үзләштерә. Очрашуда Наил Мәһдиев студентларның сорауларына җавап бирде. Студентларны стипендия мәсьәләсе борчыды. Хәзерге вакытта көллият студентлары максатчан юнәлеш буенча белем ала алмыйлар.
"Бурыч - сессияне бик яхшы тапшыру, уку елы нәтиҗәләре буенча без сезне бүләкләргә мөмкинлек табачакбыз", - дип шатландырды студентларны мэр.
Шулай ук, ул НГПУ студентлары белән уку елы ахырында очрашу традициягә керәчәк диде.