“Мәрхәмәтле Казан” коммерцияле булмаган автоном оешмасы 30 майда сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Мөрәҗәгатьләр 7(843)558-74-18 телефоны буенча кабул ителә.
Теләүчеләр башлангыч һәм урта һөнәри белем алу темасына киңәш лала алачак. Белгечләр шәһәр халкының сорауларына 10:00 дән 12:00 гә кадәр җавап бирәчәк.
Шулай ук dobro@kzn.ru электрон почтасына хат җибәрергә дә мөмкин.