12 июньнән 15 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телле мәктәпләр укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак.
Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәялиячәк, аның составына Казан федераль университетының И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге Югары рус теле һәм мәдәниятара коммуникацияләр мәктәбен укыту методикасы һәм рус теле кафедрасының профессорлар-укытучылар составы хезмәткәрләре керә.
Рус теле буенча олимпиадада Россия Федерациясенең 15 субъектыннан һәм БДБ илләреннән (Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан, Таҗикстан) 220 укучылар һәм аларны озата килүчеләр катнашачак.
Олимпиада биремнәрен балалар ике турда башкарачак: телдән һәм язмача. Балаларны мавыктыргыч мәдәни программа да көтә. Алар Казан белән танышачак һәм «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура сәнгать музей-тыюлыгында булачак. Олимпиаданың бер көнендә катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Беренче мәхәббәт” комедиясен караячаклар.