Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырдылар

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 8 июнь көнне чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырдылар. Быелгы 5939 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханга гариза биргән. БДИ үткәрүнең 67 пункты, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары базасында 60 имтихан тапшыру пункты һәм 7 йортта имтихан үткәрү пункты оештырылды. Онлайн видеокүзәтү 495 аудиториядә  билгеләнгән.

Җәмгыять белеме буенча имтихан  3 сәгать 30 минут дәвам итә. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен имтихан вакыты 1,5 сәгатькә арта. Минималь балл  42 тәшкил итә. Шул ук вакытта югары уку йортына керү өчен чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча БДИда кимендә 45 балл җыярга тиеш.

Анда 2500дән артык педагог катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International