Казанда "Вдохновители" хәрәкәтеннән импакт-эшкуарлык темасына смена башланды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

20 июньдә Казанда  шәһәр мәгариф идарәсе ярдәмендә «Вдохновители». Бөтенроссия хәрәкәтенең  «Смена Вдохновения» старт алды. Анда Татарстаннан 80 укучы һәм БДБ илләреннән һәм якын чит илләрдән 14-17 яшьлек 40 татар диаспорасы вәкиле катнашты. Смена кысаларында алар үзләренең көчле якларын билгели, хыял таба, импакт-эшкуарлык нигезләре белән таныша, үз проектын төзи һәм менторлык ярдәмен ала алачак.

Ирек Ризванов, Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы:

«Казанда киләчәк буынны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган  һәм без аларның елдан-ел арта баруына шатланабыз. Безнең "Вдохновителей" командасы белән үзара хезмәттәшлегебез тулы кыйммәтле тематик сменага старт бирде. Бу мәктәп укучылары өчен файдалы танышлыклар булдыру һәм ял итү мөмкинлеге генә түгел, ә эшкуарлык өлкәсендә үз потенциалын ачу, җәмгыять үсешенә үз өлешен кертү, социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен үз идеяләреңне тәкъдим итү мөмкинлеге дә. Сменада катнашучылар аны нәтиҗәле үткәрер дип өметләнәбез  һәм форум нәтиҗәләре буенча без яхшы проектлар алырбыз, ә иң мөһиме – алар яшүсмерләрне  яңа казанышларга рухландырсын".

Беренче "Смена Вдохновения" 2023 елның февралендә "Смена" ВДЦда узды. Аның нәтиҗәләре буенча, катнашучыларның 61% ы үзенең алдагы адымнарын билгеләде, 55% ы үз-үзен ача башлады, 50% ы мөһим сорауларга җавап тапты, 45% бала үз тормыш кыйммәтләрен билгеләде һәм 33% ы нәкъ менә сменада үз максатларында төшенә һәм үз хыялын аңлый алуларын билгеләде. Ә "Импакт-эшмәкәрлек" трегы кысаларында балалар 4 көн эчендә 14 проект төзеделәр, аларның 5се реаль сатулар ясады, 3 се заказлар алды һәм тагын 3 кеше язылучыларны һәм лояль аудиторияне җәлеп итте.

160тан артык уңышлы Россия эшмәкәрләрен, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләрен берләштергән «Вдохновители» хәрәкәте  үз эшчәнлеген РФ Мәгариф министрлыгы һәм Халык фронты ярдәмендә гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International